Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: Туган тел дәреслекләре баланы татар мәдәниятенә якынайтып төзелде
Совет чоры дәреслекләрендә күпчелек мисаллар, күнегүләр, өзекләр хезмәт тәрбиясе белән бәйле булган.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина туган тел дәреслекләренең беренче тапкыр этнокультурология принцибы буенча төзелгәнен әйтте.
Галим сүзләренчә, этно-культурология принцибы татар телен, әдәбиятын укытканда балаларны татар тарихына, мәдәниятенә якынайтуны аңлата. Совет чоры дәреслекләрендә күпчелек мисаллар, күнегүләр, өзекләр хезмәт тәрбиясе белән бәйле булган. Хәзер игътибарны рухи дөньяга юнәлдерәләр.
«Безнең тәҗрибә зур кызыксыну уятты. 2019 елда уздырган конференциядә моның белән дәрәҗәле методистлар кызыксынды. Кайбер төбәкләрдән методик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләр бар. Аларга ярдәм күрсәтү эше дә алып барыла», — диде Дания Заһидуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
1-4 сыйныфларга татар теленнән тулы укыту-методик комплексы (УМК) эшләнгән һәм Татарстан мәктәпләрендә апробация узган. Фәннәр академиясенең вице-президенты сүзләренчә, пандемия аркасында, дәреслекләр узган елда федераль исемлеккә кермичә калган.
Алар быел дәреслекләрне Мәскәү белән килештерү эшләрен тәмамлап, киләсе уку елыннан аларны уку әсбабы буларак түгел, чын дәреслек итеп кулланырга өметләнә.
«Ел азагына 5-9 сыйныфлар өчен дә УМК әзерләүне төгәллибез. Дәреслекләр әзер булып, апробация үтеп барган саен, без аларны мәктәпләргә рәсми рәвештә кертү өчен Россия Федерациясенең тиешле органнары белән эш алып барабыз», — диде Дания Заһидуллина.
2017 елдан бирле Татарстан Фәннәр академиясендә Милли мәгариф үзәге эшли. Аның төп юнәлеше — татар теле һәм әдәбиятыннан татар балалары өчен дәреслекләр, тулы цикл укыту-методик комплексы (УМК) эшләү.
УМКга дәреслек, укытучы өчен ярдәмлек, эш дәфтәре, электрон дәреслек керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз