news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты бүген авыл эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

Дания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иткәндә, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина аларны татар мәктәпләре һәм татар төркемнәре ачарга өндәде.

“РФ Конституциясендә дә, ТР Конституциясендә дә, Мәгариф турындагы законда да Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә татар мәктәпләре, татар төркемнәре, балалар бакчаларында төркемнәр ачу хокукый яктан нигезләнгән. Андый хокукый мөмкинлек бар. Әйдәгез, ачыйк, әйдәгез булдырыйк”, - диде ул.

Заһидуллина искәрткәнчә, Татар халкының үсеш стратегиясе шушы хокукый нигезләрне күрсәтү максатын күздә тота.

Дания Заһидуллина эшмәкәрләрдән бу эштә финанс ярдәм күрсәтүләрен сорады. “Сез үз төбәгегездә сүз әйтә алырлык, бу эшкә финанс ярдәме кертә алырлык кешеләр”, - диде ул.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында быел 800ләп кеше катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100