news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: “Татар әдәбиятының олы сикереш ясавын, сыйфат ягыннан үсүен телибез”

Филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова сүзләренчә, соңгы егерме елда әдәбиятка дини мотивларның күпләп үтеп керүе күзәтелә башлады

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилее уңаеннан “XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре” дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференция вакытында “Татар шигърияты: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”, “Татар прозасы, сюжет, композиция, тел үзенчәлекләре” , “XXI гасыр башы татар әдәбияты: перспективалар һәм проблемалар” дигән чыгышлар ясалып, татар әдәбиятының торышына, шул исәптән хәзерге чорга тулы анализ бирелде.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова билгеләп үткәнчә, егерменче гасырның сиксәненче еллары уртасында илдә башланып киткән демократик үзгәрешләр, туксанынчы еллар иҗтимагый фикерендәге кискен борылышлар татарның милли үзаң үсешенә китерде. “Милли теманы калкытып сурәтләү, XX гасыр ахырында киң җәелеп китеп, бүген дә дәвам итә. Дөрес, бүгенге шигырь ул тынычрак, уйчанрак, фикерлерәк, әмма туган телне югалту куркынычы яный башласа, Илдус Гыйләҗев әйткәнчә: “Минем ике Ватаным юк!” дип, аяусыз да булырга сәләтле ул”, - диде Ф.Хәсәнова.

Галимә татар әдәбиятындагы поэма жанрына тукталып, хәзерге вакытта лирик башлангычлы поэмаларның язылмавын, аның урынын эпик башлангычлы поэма ала баруын билгеләп үтте. “Соңгы елларда аерым кеше язмышыннан башлап, ил, халык тормышындагы вакыйгаларны яктырту, иҗтимагый-сәяси, шәхес, милли проблемаларны күтәреп чыккан тарихи поэмалар саны арта бара. Ә.Рәшитнең “Сөембикә”, “Колшәриф”, Р.Низаминың “Ике мөһаҗир”, Р.Шәриповның аерым әсәрләрен, Р.Харисның күпсанлы поэмаларны искә алып була. Бүген героик характердагы поэмалар арткы планга күчеп бара, фантастик эчтәлекле поэмалар да күренми. Укучы И.Юзеев поэмаларын сагына башлады. Аның драматик поэмалары кебек әсәрләр язылмый”, - дип хәбәр итте Ф.Хәсәнова.

Фәридә Хәсәнова сүзләренчә, соңгы егерме елда әдәбиятка дини мотивларның күпләп үтеп керүе күзәтелә башлады. “Шулай да булмый хәл юк, чөнки дин һәрвакыт әхлак, тәрбия коралы булып килгән. Әдәбиятка дини тематиканы кайтаруны асылыбызга кайту дип карау дөрес. ... Вакыт-вакыт әлеге алым кирәгеннән артык та булып китә. Шагыйрьләрнең көнкүрештәге һәр гадәти күренешне сурәтләүдә дини тематикага мөрәҗәгать итүе кайчак сәеррәк тә тоела башлый. Бүгенге көндә һәр өч шагыйрьнең берсе шигырен Коръән сурәләреннән эпиграф куеп яза, рухи кыйммәтләр турында Коръән юлларыннан чыгып фикер әйтә”, - дип белдерде галимә.

Фәридә Хәсәнова билгеләп үткәнчә, соңгы елларда “акыллы” шигырь язу өстенлек итә кебек. “Мондый шигырьне кабул итү өчен, укучының тирән белемле булуы, эрудициясе кирәк. Ә андый әсәрләрнең хис дөньясына тәэсир итүе икеле”, - дип саный галимә. Ул шулай ук “шигырь – шагыйрь – укучы” бәйләнешен тәэмин итәргә алынган тәнкыйтьчеләргә игътибар кирәклеген билгеләп үтте.

КДУның Татар филологиясе һәм тарихы факультеты доценты Халисә Ширмән сүзләренчә, бүгенге көн татар прозасында темалар ягыннан кытлык юк, жанр буенча да артык проблемалар күренми, күпсанлы роман-повестьлар языла тора, һәрберсе диярлек үз укучысын таба. Шулай да татар прозасының бүгенге торышы укучыны канәгатьләндерми. “Шактый күп әсәрләргә анализ ясаганнан соң, соңгы елларда басылган проза әсәрләрен 1960-80 еллар прозасы белән чагыштыру нәтиҗәсендә, хәзерге прозаның өч кимчелеген аерып чыгару мөмкин дип саныйбыз”, - дип, галимә әсәрләрнең идеясе дөрес куелмавы, хәрәкәт өстенлек итү, сурәтләү җитешмәү, татар әдәби тел үзенчәлекләрен дөрес кулланмау, цензураны алыштырырдай әдәби һәм әдәби тел тәнкыйте булмауны әйтеп узды.

Халисә Ширмән шулай ук әдәби әсәрләрнең гыйбрәт мисалында тәрбия бирергә тиешлеген, проза теленең кытыршы булуын, бүгенге көн әдәбиятында әдәби телгә диалекталь һөҗүм баруын, фигыльләрне дөрес куллана белмәүне, әсәрләрдә сүз-сурәтнең ярлылануын, тупас, фамильяр сүзләрнең булмаска тиешлеген билгеләп үтте. “Персонаж эш-гамәлләре аша ачыла, тел монда ярдәмче чара гына булып кала”, - дип белдерде ул.

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәби тәнкыйтьче Дания Заһидуллина үз чыгышында: “ Егерменче гасыр әдәбиятын “яңа дулкын” әдәбияты буларак билгелибез. Хәзер “яңа дулкын сүнде” дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Әмма “яңа дулкын” бара, шул ук вакытта массачыл әдәбият та колач җәя. Бу исә “яңа дулкын”ны чагылдыра торган әсәрләрне күрергә комачаулый”, - дип билгеләп үтте. Бүген иҗат ителә торган әсәрләрдә эротика күренешләренең булуын, аларның әсәрне таркатуын һәм дәрәҗәсен төшерүен ассызыклап үтте. Әдәби тәнкыйтьче Р.Сверигин да игътибарны проблеманың нәкъ шушы ягына юнәлтте. Шулай ук әсәрләрдә заманчалык хөкем сөрергә, татар әдәбиятында хөр күңеллелек һәм тормыш шатлыгы булырга тиешлеген белдерде. Әдәби тәнкыйтьчеләр әдәбиятның сәнгатьлелеге, эстетик ягы, дөнья күләменә чыгу мөмкинлеге мөһим дип саный. Шулай ук алар татар әдәбиятының олы сикереш ясавын, сыйфат ягыннан үсүен тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100