news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимовның мирасын бөтенләй юкка чыгарырга теләгәннәр

«Аның барлык китаплары, әсәрләре китапханәләрдән, шәхси коллекцияләрдән, мәктәпләрдән — бөтен җирдән алынган була», — диде галимә.

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимовның мирасын бөтенләй юкка чыгарырга теләгәннәр
Солтан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Совет чорында татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның барлык мирасын бөтенләй юкка чыгару мәсьәләсе күтәрелгән булганын әйтте.

«Галимҗан Ибраһимовны кулга алгач, 1937-1956 ел аралыгында аның барлык китаплары, әсәрләре китапханәләрдән, шәхси коллекцияләрдән, мәктәпләрдән — бөтен җирдән алына, аның мирасын бөтенләй юкка чыгару мәсьәләсе килеп баса», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Галимә әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимовның исемен аклану хәбәре килүгә аның мирасын кайтару эшенә Гали Халит җитәкчелегендәге Тел әдәбият тарих институты галимнәре эшкә алына. «Тиз арада 1956-1957 елларда аның язучы буларак өч томлык сайланма әсәрләре басылып чыга. 1974-1986 елларда сигез томлыгы эшләнә», — диде ул.

«Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык „Әсәрләре“ академик басмасында 1909 елда язылган „Борынгы ислам мәдәнияте“ дигән хезмәте дә керде. Анда ул милли мәдәниятне үстерүнең юлларын, мөмкинлекләрен барлый. Шиһабетдин Мәрҗанидән соң икенче булып ул: „Без — татарбыз, татар мәдәнияте, югары көчле мәдәният булып мәйданга чыгарга тиеш“, — дигән фикерен әйтә», — ди Дания Заһидуллина.

Галимә фикеренчә, Галимҗан Ибраһимовның академик басмасында әдип үзенең яшәү мәгънәсен татар халкына хезмәттә күргән һәм татар халкының мәдәниятен төрле юнәлешләрдә үзгәрткән шәхес буларак күрсәтелә. «Без Ибраһимовның тормышы, иҗаты, мирасы, эшчәнлеге турында бүгенге көнгә мәгълүм булган барлык мәгълүматларны укучыларга җиктерергә теләдек», — дип билгеләп үтте ул.

Гомумән алганда, Ибраһимовның бай мирасын кайтару эше бүген генә башланмаган. «Язучы үзе исән вакытта 1929-1931 елларда аның 7 томлык әсәрләрен бастыру карары кабул ителгән булган. Ул томнарның өчесе генә чыгарга өлгерә. 1933-1934 елларда аның 5 томлык сайланма әсәрләре басылып чыккан була», — ди галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100