news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимов бик таләпчән кеше булган

«Ул Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Нәкый Исәнбәт белән каршылыкка кергән», — диде галимә.

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимов бик таләпчән кеше булган
Солтан Исхаков

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның таләпчән кеше булганын әйтте.

«Ул шулкадәр таләпчән кеше була. Аның бәхәсләргә, конфликтларга керүен беләсез. Мәсәлән, аның „Татар хатыны ниләр күрми?“ дигән әсәре мәктәп дәреслекләрендәге вариантыннан аерыла. Иҗат методы да, эчтәлеге дә төрле. Беренче вариантта җиде кыз бәете сюжетына нигезләнеп язса, әсәрнең икенче варианты реализм мәйданында иҗат ителгән», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовның Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Нәкый Исәнбәт белән каршылыкка кергәнен искәртте. «1911 елда ул Фатих Әмирханның „Хәят“ повестен „милли әсәр түгел“ дип атый. Аның белән һич тә килешмәс идем. 1920-1930 елларда Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим белән дә бәхәскә кергән», — диде ул.

«Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык „Әсәрләре“ академик басмасында аның бәхәсле язмалары, тәнкыйди мәкаләләре кертелде. Бәхәсләр дигәндә, Галимҗан Ибраһимовның шәхесеннән бигрәк, аның татар мәдәниятен үсештәге мәдәният итеп күрергә теләвен беренче урынга куярга кирәк», — диде галимә.

Дания Заһидуллина галимнең тырыш кеше булганын да сөйләде. «Көннең 18-20 сәгатен эшкә багышлаган. Казанга ул университетка укырга дип килә, соңрак керә алмаганлыгын белә. 1911 елда „мин үз-үземне үстерергә тиеш“, — дип яза. Ул туктаусыз белем ала, дәреслекләр әзерли, һәрчак камиллеккә омтыла», — дип билгеләп үтте ул.

«Галимҗан Ибраһимов кулга алынган вакытта аның бик күп язмалары, хатлары, материалларын алып китәләр. Хәзерге вакытта без аларның язмышын белмибез. Бик күп материаллар табылмаган», — диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100