news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина әдәбиятның асылы үзгәрә башлавы турында әйтте

"Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе бара.

Дания Заһидуллина әдәбиятның асылы үзгәрә башлавы турында әйтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар әдәбияты үзенең асылын үзгәртә башлады. Бу фикерне Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсендә әдәбият галиме Дания Заһидуллина әйтте.

"Әдәбият фәнгә якынайды. Әдәбият мәгълүмат чыганагы булудан туктады, ул геройның күзаллаулары аша дөнья турында уйлана", - диде галимә.

Дания Заһидуллина Рабит Батулла мисалында язучының тарихтан, фәлсәфәдән, гомумән, күп төрле фәннәрдән хәбәрдәр булырга тиешлеген ассызыклап узды.

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Рабит Батулланың татар әдәбиятында күп темаларны беренчеләрдән булып яза башлавын, онытыла башлаган шәхесләрне кайтаруын искәртте.

Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе "Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында бара. Кичәне Татарстан китап нәшрияты оештырган.

2018 елда Рабит Батулланың 80 еллык юбилей кичәсе узды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100