news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дания Тямаева: Мәгълүмат җиткерүнең оперативлыгы ягыннан «Татар-информ»га көндәш юк

Дания Тямаева: Мәгълүмат җиткерүнең оперативлыгы ягыннан «Татар-информ»га көндәш юк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә сигез ел (2005-2013 еллар) баш мөхәррир булып эшләгән Дания Тямаева агентлыкны 35 еллыгы белән котлады һәм аның өстенлекләрен билгеләп үтте.

«Татарстанда массакүләм мәгълүмат кырында яңалыклар җиткерүнең төгәллеге, оперативлыгы ягыннан «Татар-информ»га көндәш булырлык массакүләм мәгълүмат чарасы юк дип саныйм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Әле ХХ гасыр башында ук Ленин газетаны «коллектив пропагандист һәм коллектив агитатор итеп кенә түгел, коллектив оештыручы» итеп тә сыйфатлаган. Нинди генә катаклизмнар булмасын, җәмгыять тормышында массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмиятенә бу бәяләмә беркайчан актуальлеген югалтмады. Хәзерге кисәк борылыш, үзгәреш чорында вакыйгаларны дөрес, объектив итеп яктырту мөһимлеге тагын да артты. «Татар-информ»га төп теләгем: халык һәм җәмәгатьчелек өчен төрле форматларда төгәл мәгълүмат җиткерү кебек өстенлекле сыйфатларын саклап калсыннар!» – дип теләде Дания Тямаева.

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да журналистлар белән очрашуларның берсендә әйткән сүзләрен искә төшерде. «Сез язып чыкмасагыз, без бер эш эшләмәгән дә кебек, безнең эшләгәнне белмәсләр дә» дигән иде ул бервакыт», – дип искә алды Дания Тямаева.

Ул, 2005 елдан 2013 елга кадәр татар телендәге мәгълүмат редакциясе редакторы буларак, «Татмедиа», «Татар-информ» җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. «Идел буендагы иң зурлардан саналган массакүләм мәгълүмат чарасының милли сегменты Россиядә генә түгел, аннан читтә дә күп укыла. Коллегаларга рәхмәтлемен һәм алар белән горурланам! Алга таба шулай эшләргә, дуслар!» – дигән теләген җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot