news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Нуруллина: Туфан Миңнуллин кырыс кебек тоелса да, ул дөрес, мәгънәле әйтә иде

Дания Нуруллина: Туфан Миңнуллин кырыс кебек тоелса да, ул дөрес, мәгънәле әйтә иде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Муса Җәлил музей-фатирында татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган кичәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина әдип турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Мин Галиәсгар Камал театрына 1966 елны килдем. Ул вакыттагы артистлар һәрберсе үзе бер тарих иде, мин кырыйдан гына аларга карап, сокланып йөри идем. Шул елларны Мәскәүдән бер төркем яшь талантлы артистлар кайткан булган: Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова һәм шулар арасында Туфан Миңнуллин да. Туфан абый актер булып әз генә эшләде, ул талантлы драматург булып китте», – диде ул.

Дания Нуруллина Марсель Cәлимҗанов белән Туфан Миңнуллинның бер-берсен тулыландырып торучы шәхесләр булуын, һәм аларның татар театрын биеклеккә күтәрүләрен дә билгеләде.

«Мин Туфан Миңнуллин белән Марсель Cәлимҗановның (Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ул вакыттагы баш режиссеры – иск. «Татар-информ») ничек бәхәсләшүләрен хәтерлим: һәрберсе үзенең юлын тәкъдим итә иде, Туфан абый да – артист, Марсель Хәкимович та – артист. Шул кадәр кызык алып бара иделәр алар репетицияләрне. Ул ике шәхес үзләренең иҗаты белән безнең театрны шундый биеклеккә күтәрделәр. Алар бер-берсенә тәңгәл киләләр иде: берсе – яза, икенчесе – куя. Нәҗибә Ихсанова хәләл җефете буларак бәхете булса, ә Марсель Хәкимович белән Туфан абый берсен-берсе тулыландырып тордылар», – ди ул.

Ул үзенең Туфан Миңнуллин язган «Ир-егетләр», «Гөргөри кияүләре», «Хушыгыз», «Илгизәр+Вера» спектакльләрендә уйнавы турында да сөйләде, һәм драматургның һәрбер артистка карата игътибарлы булуын билгеләде.

«Туфан абый кырыс, усал иттереп әйткән кебек тоелса да, ул дөрес, мәгънәле әйтә иде. Аны тыңламыйча мөмкин түгел иде. Ул театрга керсә, ду килеп, калын тавышы белән яңгыратып йөри башлавы әле дә истә. «Синең ни хәл? Нәрсәләр уйныйсың?» – дип, бөтен кешене уята иде», – дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100