news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания компаниясе буяу материаллары җитештерү буенча яңа производствосы өчен мәйдан эзли

Татарстан- потенциаль мәйданнарның берсе

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Даниянең “Hempel Group” компаниясе лак-буяу материаллары җитештерү буенча яңа предприятиесен Россиядә урнаштыру өчен мәйдан эзли. Әлеге компания вәкилләре шул максат белән Татарстанга килде. Кичә алар “Алабуга” МИЗ һәм “Химград” индустриаль паркының җитештерү мәйданнары белән танышты. Бүген компания вәкилләре ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында узган киңәшмәдә катнашты.

“Хемпель” ЯАҖ генераль директоры Стефан Шрамм “Hempel Group” хакында тулы мәгълүмат бирде. Даниянең әлеге компанисенә 1915 елда нигез салына. Бүген буяулар җитештерү буенча дөньякүләм танылу алган компаниянең дөнья илләрендә 21 җитештерү предприятиесе, 8 тикшеренү үзәге, 80 нән артык илне продукция белән тәэмин итүче 150 склады эшли. Барлык типтагы корыч конструкцияләр, нефть-газ корылмалары, химикат резервуарларының эчлеген каплау өчен коррозиягә каршы матдәләр - биредә җитештерелә торган төп продукция әнә шуннан гыйбарәт. 2008 елда компаниянең әйләнеше 916 млн. евро тәшкил иткән, 400 мең тонна буяу сатылган. “Hempel Group” ның Мәскәүдәге офисы 1971 елда ачылган иде. Хәзерге вакытта Россия базарында аның мәнфәгатьләрен “Хемпель” ЯАҖ тәкъдим итә.

Стефан Шрамм белдерүенчә, “Hempel Group” җитәкчелеге Кытай, Аргентина, Польша һәм Россиядә производствосын булдыру хакында карарга килгән. Россиядә аның производствосын урнаштыру өчен потенциаль мәйданнар буларак Казан, Түбән Новгород һәм Владимир карала. Лак-буяу материаллары җитештерү буенча яңа проектка килгәндә, ул 15-18 млн. евро белән бәяләнә. Аны гамәлгә ашыру 110 эш урыны бирәчәк. Предприятиенең куәте елына 18 млн. литр буяу җитештерүгә сәләтле. Производствоны 2012 елдан эшләреп җибәрү ниятләнә. Мәйдан сайлаганда берничә параметр үзәккә алына. Шулар арасыннан уңайлы логистика, продукцияне кулланучылар булу, чимал белән тәэмин итүчеләрнең якынлыгы төп рольне уйный. “Шушы параметрлар буенча иң зур баллны Татарстан җыйды. Шулай да компания җитәкчелеге ахыргы карарын әле майда гына игълан итәчәк”, -ди Шрамм.

Татарстан ягын әлеге проект яңа технологияләре белән кызыксындыра. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров белдергәнчә, яңа производство тирәсендә лак-буяу материалларын җитештерү һәм куллану буенча кластер төзеп булачак. “Татарстанга сәфәрдән мин күп нәрсәләр көткән идем. Күргәннәрем өметләрне тагын да күбрәк аклады. Биредәге оешканлык һәм эшне җиренә җиткереп үтәү сәләте мине таң калдырды. Бу республикада планнарны гамәлгә ашыруның җиңелрәк буласына дәлил”, -дип белдерде Стефан Шрамм.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100