news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты 6 айга кадәр кыскартылды

Хоккейчы иртәгә – 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга хокуклы.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Россия хоккейчысы Данис Зариповның дисквалификация вакыты алты айга кадәр кыскартылды, ул 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга мөмкин. Бу хакта Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, 25 июльдә Континенталь хоккей лигасы, узган сезонда Магнитогорскиның “Металлург” командасы өчен уйнаган хоккейчы, дүрт тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зариповның IIHF дисциплинар комитеты татарфыннан допинг аркасында 2019 елның 22 маена кадәр уеннардан читләштерелүен җиткергән иде.

Россия җыелмасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы булган уенчы августта Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять тапшырды.

“Зарипов аңлы рәвештә допинг кулланмаган, аның организмына кергән тыелган матдә чыганагы – азык-төлек”, – дип китерә IIHF хәбәрен “Р-Спорт”.

Шулай итеп, Данис Зарипов 23 ноябрьдән уенга чыгарга мөмкин. Ләкин, әлегә аның бер клуб белән дә килешүе генә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100