news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповның 1300нче уенында «Ак Барс» «Нефтехимик»ны җиңде

Данис Зарипов Россия чемпионатында 1300 уен уйнаган бердәнбер хоккейчы булды.

Данис Зариповның 1300нче уенында «Ак Барс» «Нефтехимик»ны җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Татарстанның ике хоккей командасы көрәшендә Казанның «Ак Барс»ы җиңде. Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы өч алкага калышты.

Уен исәбе — 5:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уен «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов өчен Россия чемпионатларында 1300нчесе булды. Данис Зарипов — илебез чемпионатында бу күрсәткечкә барып җиткән бердәнбер хоккейчы.

«Ак Барс» фан-секторы бу хөрмәткә зур плакат әзерләгән. Алар рәсемне капитанның балык тотарга яратуын истә тотып ясаган.

Данис Зарипов юбилей матчын үткәрсә дә, икенче период башында аңа штрафчылар эскәмиясендә утырырга туры килде. Зариповка, көндәшен кәшәкәсе белән тоткарлаганы өчен, ике минутлык штраф бирелде.

Беренче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Нефтехимик» һөҗүмчесе Денис Вихарев гол кертте, исәп ачылды (0:1). Беренче голдан соң, «Нефтехимик» азчылыкта калды һәм шул вакытта, унөченче минутта, «Ак Барс» хоккейчысы Пер Линдхольм исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (2:1).

Өченче период. Дүртенче минутта «Нефтехимик» капкасына өченче алка керде, гол авторы – «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин (3:1). Сигезенче минутта алка «Ак Барс» капкасына керде, гол Рафаэль Бикмуллин исеменә язылды (2:3). Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов гол кертте (4:2). Уникенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков исәпне 5:2 итте. Голга китергән нәтиҗәле пасны аңа Данис Зарипов белән Дмитрий Кагарлицкий бирде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Билалов);
  • Кагарлицкий — Артём Галимов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Булатов — Линдхольм — Панюков, Адамчук — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Квартальнов), Лямкин.

«Нефтехимик»

  • Судницин (Туохимаа);
  • Порядин — Митякин — Хәйруллин, Клок — Сидоров;
  • Бикмуллин — Чивилёв — Шәфигуллин, Кнот — Семёнов;
  • Секстон — Попов — Ансель Галимов, Петрищев — Березин;
  • Беляев — Вихарев — Гыйматов (Барсуков).

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы 12 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100