news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповлы «Ак Барс» Минск «Динамо»сыннан реванш алды

«Динамо» – «Ак Барс» уены 2:3 исәбенә төгәлләнде.

Данис Зариповлы «Ак Барс» Минск «Динамо»сыннан реванш алды

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасын 3:2 исәбенә отты. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Динамо» командасы «Ак Барс»ны Минск шәһәрендә кабул итәргә тиеш иде, тик уен Казанга күчерелде, шуңа күрә матч Казанда үтсә дә, ул «Ак Барс» өчен читтәге уен кебек исәпләнде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бу сезонда беренче уенын үткәрде, Данис Зарипов уйнамаган матчларда бозда капитан вазифаларын Вадим Шипачёв башкарып торды.

Беренче период. Дүртенче минутта «Динамо» уенчысы Ник Меркли исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Галимов Минск командасы капкасына гол кертте (1:1). Ун минуттан соң «Ак Барс» тагын азчылыкта алка кертте, гол авторы – Кирилл Петров (1:2) Унсигезенче минутта «Динамо» сакчысы Марк Барберио исәпне тигезләштерде (2:2). Марк Барберио узган сезонда Казан командасы өчен уйнаган иде, бу сезонны ул Минск командасы составында башлады.

Өченче период. Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов алканы «Динамо» капкасына кертте, тик видеокабатлаудан соң капкачыга комачау ителгәне ачыкланды, гол исәпкә алынмады.

Өч периодтан соң командалар өстәмә вакытта көч сынашты. Овертаймның өченче минутында Александр Радулов гол кертте һәм «Ак Барс»ка җиңү китерде. Александр Радуловка нәтиҗәле пасны Данис Зарипов бәрде (2:3).

12 сентябрь көнне дә «Ак Барс» һәм Минск шәһәренең «Динамо» командалары арасындагы уенның нәтиҗәсе өстәмә вакытта хәл ителгән иде. Ул көнне овертаймда «Динамо» җиңгән булса, бүген Казан командасы реванш алды.

Командалар составы:

«Динамо»

  • Колосов (Шостак);
  • Мартынов – Спунер – Шалагин, Барберио – Душак;
  • Алистров – Пакетт – Меркли, Емелин – Дерябин;
  • Соколов – Горбунов – Кузнецов, Коробов – Лалонд;
  • Пышкайло – Пинчук – Мосалёв, Шинкевич.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Хафизуллин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Юдин – Чудинов;
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Янчевский – Лямкин;
  • Зарипов – Галимов – Глухов, Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. «Спартак» – «Ак Барс» матчы 18 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100