news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповка Милли хоккей лигасы клубы килешү тәкъдим иткән

Хоккейчы «Сент-Луис Блюз» клубы өчен чыгыш ясарга мөмкин.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Хоккейчы Данис Зариповка Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Сент-Луис Блюз» клубы килешү тәкъдим иткән. Бу хакта хоккейчы үзе «Р-Спорт» хәбәрчесенә җиткергән.

«Сент Луис»тан тәкъдим булды, әлегә бу сөйләшүләр генә. Бу хакта артыгын сөйлисе килми», – дигән Данис Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек Данис Зарипов допинг аркасында Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) тарафыннан уеннардан читләштерелгән иде. Әмма август азагында Милли хоккей лигасы аңа үзендә уйнарга рөхсәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100