news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов яңа сезонда энесе Марат һәм улы Артур кайда уйнаячагы хакында сөйләде

«Ак Барс»ның 39 яшьлек капитаны улы һәм энесе белән бер өчлектә чыгыш ясау өметен югалтмый.

Данис Зарипов яңа сезонда энесе Марат һәм улы Артур кайда уйнаячагы хакында сөйләде
https://www.ak-bars.ru

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында киләсе сезонда 17 яшьлек улы Артур һәм энесе Маратның кайда чыгыш ясарга ниятләве хакында сөйләде.

Шунысын да искәртик: узган елда Марат Зарипов «Барс» командасында уйнады, әмма ул Казан клубында югары хоккей лигасының даими беренчелегендә ун матч кына үткәрде.

«Әйе, килешү тәмамланды. Марат тулы көченә әзерләнә, лаеклы тәкъдимнәр көтә», — диде Данис Зарипов.

Хоккейчының улы — Артур Зариповка килгәндә, 39 яшьлек уенчы әйтүенчә, ул да яңа сезонга әзерләнә.

«Ул хәзер минем белән Казанда карантинда, көн саен шөгыльләнә, алдагы сезонга әзерләнә. Ул яңадан Төньяк Америкага юл тотарга ниятли, Артур узган сезонны биредәге бер яшүсмерләр лигасында үткәрде. Безнең планнарыбыз зурдан. Димәк, Зариповлар өчлегенең бергәләп чыгыш ясау мөмкинлеге саклана әле», — диде Данис Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100