news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов уйнар дәрәҗәдән әле ерак тора – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры җиңелүгә китергән бүгенег уенга үз бәясен бирде.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Һөҗүмче Данис Зарипов “Ак Барс” составында якын арада гына бозга чыкмас әле, мөгаен. Казан бозында “Салават Юлаев” хоккейчыларына оттырганнан соң (0:1) “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясе вакытында шул хакта белдерде.

“Әлегә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Якынча да әйтә алмыйм. Данис Зарипов уйнар дәрәҗәдән әле ерак тора әле”, – диде Билалетдинов.

Баш тренер шулай ук имгәнгән уенчылар турында да яңалыклар җиткерде.

“Джастин Азеведо 1 декабрьдә кайта – ул тернкәкләнү процессы уза. Федор Малыхин тәгаен ике ай уйный алмаячак, Андрей Попов тагын да озагракю Ә Степан Захарчук өч-дүрт атна бозга чыга алмый”, – диде Билалетдинов.

Ә бүгенге уенга килгәндә, ул үз командасына тәнкыйть сүзләре җиткермәде.

"Уенның бөтенләй башкача булачагын белдек, җитди әзерләндек. Егетләр тырышып уйнады. Уен, тулаем алганда бер алкага кадәр барды. Кызганыч, без керттердек”, – диде баш тренер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100