news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов турында "Ак Барс" директоры: "Апелляция әле бирелмәгән"

Клуб җитәкчесе Шамил Хөснетдинов "Ак Барс" һөҗүмчесенең дисквалификацияләнүенә каршы апелляция биреләчәген раслады.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). "Ак Барс" хоккей клубының директоры Шамил Хөснетдинов бүген матбугат конференциясендә һөҗүмче Данис Зариповның допинг куллануда гаепләнеп, дисквалификацияләнүе белән бәйле хәлләрнең дәвамы турында сөйләде.

"Белүемчә, апелляция әле бирелмәгән, әмма якын көннәрдә бу хәл булачак. Анда билгеле бер документлар җыярга кирәк. Перспективалар? Бу яңа тема, алдан нәрсә дә булса әйтүе кыен. Берни дә әйтә алмыйм", – диде Шамил Хөснетдинов.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел "Ак Барс" һөҗүмчесе Данис Зарипов антидопинг кагыйдәләрен бозган өчен ике елга дисквалификацияләнде. Хәзер хоккейчының вәкилләре, шулай ук "Ак Барс" һәм "Металлург" (Магнитогорск) хоккей клублары Лозаннадагы Спорт арбитраж судына апелляция бирергә әзерләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100