news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка: Бу юлы вәгъдәләр юк, эш белән дәлилләячәкбез

Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка: Бу юлы вәгъдәләр юк, эш белән исбатлаячакбыз

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан клубының яңа КХЛ сезонына әзерлеге турында сөйләде. Бүген Казанда «барсларның» республика Президенты белән традицион очрашуы булды.

«Командага булган игътибар өчен үз коллективым исеменнән рәхмәт әйтәм. Иң мөһим мизгелләрдә сез һәрвакыт безнең белән бергә. Егетләр бар көчләренә әзерләнә, барлык шартлар да бишлелек. Ашату яхшы (көлә). Барысы да үзләрен бик яхшы хис итә. Өй турниры («Танэко кубогы» – редакция искәрмәсе) иң мөһиме булачак. Алга таба ничегрәк эшләргә кирәге шунда күренәчәк», – дип сөйләде Данис Зарипов.

Искәртеп үтик, узган сезон алдыннан Данис Зарипов Рөстәм Миңнеханов белән шушындый ук очрашуда хоккейчы карьерасын тәмамлаячагы турында әйткән иде. Әмма бу җәйдә «Ак Барс» капитаны клуб белән яңа килешү төзеде. Бүген ул Татарстан Президентына яңа вәгъдәләр бирмәячәге турында әйтте.

«Бу юлы бернинди вәгъдәләр дә булмаячак. Бозда эш һәм нәтиҗә белән исбатлаячакбыз», – диде Данис Зарипов.

Искәртеп үтик, «Ак Барс» 26-29 августта Казанда узачак сезон алды турнирында катнашачак. Шуннан соң Олег Знарк командасы КХЛ даими чемпионатының яңа сезонында уйный башлый. «Ак Барс» клубы беренче матчны 3 сентябрьдә Мәскәүдә «Динамога» каршы уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot