news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Зарипов: Миңнехановның республиканы үстерү юнәлешендәге эшен дәвам итүен телим

Данис Зарипов: Миңнехановның республиканы үстерү юнәлешендәге эшен дәвам итүен телим
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Биш тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка эшендә уңышлар теләде.

«Аның өчен бик шатмын. Республиканы үстерү юнәлешендәге эшен дәвам итүен телим. Без аңа хәлебездән килгәнчә теләктәшлек белдереп торырбыз. Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында кешеләрнең йөзләрендәге елмаюларга игътибар иттем, барысы да безнең лидер өчен шатланды», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot