news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов Милли хоккей лигасында уйнарга рөхсәт алды

Карьерамны Төньяк Америкада дәвам итүемне түземсезлек белән көтәм, дигән хоккейчы.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Милли хоккей лигасы Данис Зариповка океан артында уйнарга рөхсәт биргән. Бу хакта лига үзенең сайтында рәсми гариза белән чыкты.
 
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек һөҗүмченең 7 июльдә “Ак Барс” командасына күченүе игълан ителде, ә өч атна узу белән аның допинг аркасында Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан 2019 елның маена кадәр уеннардан читләштерелүе билгеле булды. 
 
«Карьерамны профессиональ хоккейчы буларак Төньяк Америкада дәвам итүемне түземсезлек белән көтәм һәм НХЛ җитәкчелегенә әлеге мөмкинлек өчен рәхмәтлемен. Дйньядагы иң көчле лигада уйнау мөмкинлеге бирелсә дә, Спорт арбитраж суды аша исемене аклау эшен дәвам иттерәчәкмен», – дип белдергән Данис Зарипов. Хоккейчының әлеге сүзләрен агенты Дэн Милстейн “Твиттер”да китергән.
 
Данис Зарипов – Гагарин кубогына 4 тапкыр ия булган бердәнбер уенчы. Әлеге уңышка ул ике тапкыр “Ак Барс» (2009 һәм 2010 еллар), ике мәртәбә «Металлург» белән (2014 һәм 2016 еллар) иреште. Данис Зарипов исәбендә дөнья чемпионатының  өч «алтын»ы (2008, 2009, 2014), «көмеш»е (2015) һәм «бронза»сы (2007) бар.
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100