news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов: Медицина күзәтүеннән соң күнекмәләргә тулаем керешәчәкмен

“Ак Барс” һөҗүмчесе тизрәк формага керергә тырышачагын белдерде.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). “Ак Барс” Казан клубы хоккейчысы Данис Зарипов медицина күзәтүеннән соң команда белән күнекмәләргә керешә. Бу хакта уенчы Казан клубы сайты администрациясенә белдергән.

“Клубка кайту авыр булды. Бәхеткә, дөреслекнең безнең якта булуын дәлилли алдык. Бүген без монда, эшкә керешәбез, җиңүгә юл сала башлыйбыз. Медицина күзәтүе башта, аннан тулаем күнекмәләргә керешәчәкмен. Кайсы звенода уйнаячакмын? Анысын тренерлар штабы дөресрәк хәл итәр дип уйлыйм. Әлегә мөмкинлекләремне бәяли алмыйм. Үземне тизрәк формага кертергә тырышачакмын”, - дип билгеләп үтте Зарипов.

Һөҗүмче “Ак Барс” белән контрактны 23 ноябрьдә, допингга каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификация вакыты төгәлләнгәннән соң төзеде.

Зарипов ике елга дисквалификацияләнгән иде, тикшерүләрдән соң ул ярты елга калдырылган иде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100