news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Зарипов «Киләчәк уеннары» кысаларында балалар белән Йолдызлар матчында уйнады

Данис Зарипов «Киләчәк уеннары» кысаларында балалар белән Йолдызлар матчында уйнады
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Россия хоккее легендалары – Данис Зарипов, Павел Дацюк, Максим Афиногенов, Сергей Мозякин, Василий Кошечкин, Александр Семин һәм Евгений Артюхин Казанда «Киләчәк уеннары» кысаларында балалар белән Йолдызлар матчы үткәрде.

Алар Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән күрсәткеч уен уйнадылар. Уен фиджитал-хоккей кагыйдәләре буенча узды. «Зарипов командасы» һәм «Дацюк командасы» башта хоккей симуляторында ярышты, аннары уенны бозда дәвам итте. Гомуми исәп буенча «Зарипов командасы» җиңде.

Шулай ук, матч алдыннан хоккейчылар җанатарлар белән күрешеп, автограф-сессия дә үткәрде.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

news_right_1
news_right_2
news_bot