news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде: Дөреслек һичшиксез җиңәчәк

Биатлон буенча Олимпия чемпионы Александр Тихонов фигуралы шуу остасына тыелган препаратны бирүчеләрне төрмәгә утыртырга чакырды.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-тесты уңай булуга бәйле вазгыятьне шәрехләде. Бу хакта «Ак Барс»ның Twitter-аккаунты хәбәр итә.

«Камилә, Татарстан һәм Россия сиңа теләктәшлек белдерә, бары тик ярышлар турында гына уйла һәм үз көчеңә ышан. Бернигә дә карамастан эшләвеңне дәвам ит, боларның барысы да сиңа иң яхшысы булу өчен бары тик яңа мотивация алып килсен. Синең өчен җан атабыз һәм синең белән горурланабыз!» — диде Зарипов. 

Бүген РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков та Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде. Шул ук вакытта, биатлон буенча Олимпия чемпионы Александр Тихонов фигуралы шуу остасына тыелган препаратны бирүчеләрне төрмәгә утыртырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100