news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов допинг аркасында ярышлардан читләштерүгә каршы шикаять тапшырган

Хоккейчы белән “Ак Барс” клубы килешүне өзгән иде.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин кубогына дүрт тапкыр ия булган бердәнбер хоккейчы Данис Зарипов уңай нәтиҗә биргән допинг-проба аркасында ике елга ярышлардан читләштерелү белән килешмичә Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять тапшырган.
 
“Әле бүген генә Спорт арбитраж судына шикаять тапшырдым. Аларның карарын көтәбез. Минемчә бу эш бер генә айга сузылмас. Җәза срогын киметү өчен барын да эшләячәкмен. Җәза тулысынча юкка чыгарылса бик яхшы булыр иде”, – дигән Данис Зарипов “Р-Спорт”ка.
 
 Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккей клубы шушы көннәрдә һөҗүмче Данис Зарипов белән килешүне өзде. “Хоккей клубы һәм һөҗүмче Данис Зарипов арасындагы килешү ике якның ризалыгы буенча өзелде”, – дип хәбәр иттеләр клубта.
 
“Ак Барс” быелның июлендә дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән ике елга килешү төзегән иде. Шуннан соң Данис Зариповның организмында тыелган матдәләр табылуы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100