news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Зарипов “Ак Барс”та беренче тренировкасын үткәрде

Астананың “Барыс” командасына каршы уенда Зарипов катнашмаячак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов команда белән беренче тренировканы үткәрде. Хоккейчы 25 ноябрьдә Астананың “Барыс” командасына каршы уенда катнашмаучылар рәтендә эшләде.

Зарипов допингка кашы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификация срогы тәмамлангач кайтты. Халыкара хоккей федерациясе экспертизасыннан соң ул срок 2 елдан 1,5 елга кадәр кыскартылды.

Җомга, 24 ноябрьдә, уенчы клуб белән контракт имзалаган. Зарипов белән “Ак Барс” килешүе 2018/2019 сезон ахырына кадәр исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot