news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды

Моңа кадәр бу исемне Континенталь хоккей лигасының хәзерге президенты Алексей Морозов йөртә иде.

Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды
Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов Россия чорында Казан клубының иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. «Куньлунь» командасы белән очрашуда 39 яшьлек хоккейчы бер алка кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Шулай итеп, хәзер аның активында «Ак Барс» өчен уйнап җыйган 622 очко (285+337) бар.

Әлеге күрсәткеч буенча Зарипов клубның моңа кадәрге рекордчысы - «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Алексей Морозовны да узып китте. Континенталь хоккей лигасының хәзерге президенты исәбендә «Ак Барс»та туплаган 621 очко (266+355) бар.

Бүген Казан клубы Мәскәүдә «Авангард» белән уйный. «ВТБ Арена»да узачак матч 19.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot