news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов “Ак Барс” белән контрактка кул куйды

Хоккейчының клуб белән килешүе 2018/2019 еллар сезоны ахырына кадәр каралган.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Хоккейчы Данис Зарипов Казан “Ак Барс”ы белән контрактка кул куйды. Бу хакта хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Зарипов һәм “Ак Барс” арасында хезмәт килешүе 2018/2019 еллар сезоны ахырына кадәр каралган. Алдан хоккейчы Халыкара хоккей федерациясе (ИИХФ) тарафыннан допинг куллану кагыйдәләрен бозган өчен ике елга дисквалификацияләнгән иде, ул үз көченә 23 майда керде.

Зарипов белән “Ак Барс”ның 7 июльдә имзаланган алдагы ике еллык контракты өзелгән иде. Әмма тикшерү-аңлашу барышында Зариповның дисквалификациясен ярты елга калдыруга кадәр кыскарту карары кабул ителде – ИИХФ экспертизасы нигезендә уенчының тыелган матдәләр кулланмавы, ә аның хаталану корбаны булуы ачыкланган.

Хоккейчының клуб белән сөйләшүләре 23 ноябрьдә яңартылды. “Ак Барс” өчен Зарипов 2001дән 2013 елга кадәр уйнап килде – Казан клубы составында уенчы 714 матч үткәргән, 528 (254+274) очко җыйган һәм ике тапкыр Гагарин Кубогын (2009, 2010 елларда) откан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100