news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов 2019 елда Татарстанның иң яхшы спортчысы дип танылды

КАМАЗ командасы «Елның иң яхшы командасы» дип игълан ителде.

Данис Зарипов 2019 елда Татарстанның иң яхшы спортчысы дип танылды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов һәм сноубордчы Милена Быкова 2019 елда Татарстанның иң яхшы спортчылары булды. Бу хакта «Ел спортчысы» тантанасында игълан иттеләр.

2019 елда «Ак Барс» капитаны, Россия чемпионатында 1200 матч үткәреп, рекорд куйды. Шулай ук команда составында 326 очко җыеп, «Ак Барс»ның нәтиҗәле уенын күрсәтте. Ул бу күрсәткечләр буенча Алексей Морозовны узып китте.

2019 елда Милена Быкова Дөнья кубогы этабында алтын, Красноярскида Универсиадада алтын һәм көмеш медальләр алды.

«Дакар» ралли-рейдында беренче һәм икенче урыннарны яулаган, шулай ук «Ефәк юл» халыкара раллиеның бөтен пьедесталын алган КАМАЗ командасы «Елның иң яхшы командасы» дип танылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100