news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ

Ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы, - ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары.

Данис Шакиров: Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

“Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина да янкорма мәсьәләсен күтәрде. Әлеге проблеманы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына да хәбәр иттек. Бүгенге көндә бинаны төзү проекты әзер булуы билгеле”, - диде ул.

Данис Шакиров сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак. “Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар, ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы. Гимназиягә шәһәрнең төрле почмакларыннан, бистәләреннән киләләр. Сыйныфлар саны да арта”, - дип билгеләп узды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100