news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды

Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Данис Шакиров 1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. 2016 елда КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7нче чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы
news_right_1
news_right_2
news_bot