Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Якутскида Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Якутск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюсты янына чәчәкләр салынды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Делегация составында Түбән Кама районы вәкилләре бар иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2023 елның 31 октябрендә тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Эшнең авторы – сынчы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Винера Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз