Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына эшлекле сәфәре барышында Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән округ җыелышы уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2026 елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.
Мондый округ очрашулары ел саен Россиянең барлык федераль округларында уза. Бу төбәкләр арасында тотрыклы багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Татар телен, мәдәниятен һәм дини традицияләрен саклау, яшьләр инициативаларын үстерү һәм урыннарда хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз