Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округында активистларны тәбрикләде
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Мансийск шәһәре буенча экскурсиядә катнашты һәм «Россия» Милли үзәге белән танышты. Биредә бүләкләү тантанасы да үтте. Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән активистларны тәбрикләде, дип хәбәр ителә конгресс матбугат хезмәтендә.
Мегион шәһәренең «Болгар» татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Рида Хөснетдинова Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булды.
Мәдәният өлкәсенә зур өлеш кертүләре өчен Сургут шәһәренең татар милли мәдәни мохтарияте советы әгъзасы, «Сандугач» җыр-бию ансамбле солисты Розалия Сабитова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ханты-Манси округының атказанган мәдәният эшлеклесе Нурия Җиһаншина, ХМАО-Югра татар яшьләре берлеге төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, «Яшьлек» ансамбле җитәкчесе Лиана Ибраһимова, Сургут шәhәре татар милли-мәдәни мохтарияте әгьзасы, «Сандугач» ансамбле солисты, ял мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара күркәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Татарстан Республикасының Халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр-моңнары кичәне тагын да баетып, ямьләндереп җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз