news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Халык санын алу ковид чорына туры килде, шуңа хилафлыклар булды

Данис Шакиров: Халык санын алу ковид чорына туры килде, шуңа хилафлыклар булды
"Татар-информ" архивыннан

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров халык санын алуның ковид чорына туры килүен, шул сәбәпле саннарда хилафлыклар булуын әйтте.

«Халык санын алу вакыты ковид чорына туры килде, кат-кат күчерелде. Ковид вакытында бөтен кешенең дә халык санын алучыларны өенә кертү мөмкинлеге булмады, саклану чаралары да шундый иде. Һәркемнең «госуслуги» порталы аша теркәлү җае да юк», - диде Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данир Шакиров әйтүенчә, җанисәптә 16,6 миллион кеше милләтен күрсәтмәгән, бу сан эчендә татарларның да калуы ихтимал. «Җанисәп нәтиҗәләрен карап чыктым: 16,6 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. 2010 елда 5,6 миллион кеше генә күрсәтмәгән булган. Бу 16,6 миллион эчендә татарлар да, башка милләтләр дә бар дигән сүз. Димәк, аның милләте турындагы сорауга барып җитмәгәннәр, сораштыруда хилафлыклар булган», - ди Данис Шакиров.

Аның әйтүенчә, Россиядәге татарлар саны бүген 5,5 миллионнан да ким түгел. «Барлык вакыйгалар, эш сәфәрләре вакытында күзәтү һәм сораштыруыбыз буенча, татарларның Россиядәге саны кимендә 5,5 миллион. Җанисәптә дә менә шул сан булырга тиеш. Безнең татарның саны җанисәп нәтиҗәләрендәге сан белән туры килми. Бу мәсьәләне Милли шура утырышында да караячакбыз», - дип белдерде Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100