news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров улын беренче сыйныфка озатты

«Улыбыз гимназиядә барлык фәннәрне татар телендә үзләштерәчәк», - диде Данис Шакиров.

Данис Шакиров улын беренче сыйныфка озатты
Данис Шакиров
Рифат Каюмов

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров улын Казанның 2нче татар гимназиясенә беренче сыйныфка озатты.

«2нче гимназиядә өзлексез милли мәгариф системасы төзелгән. Башта улыбыз гимназия каршындагы «Балакай» балалар бакчасында туган телдә тәрбия алды. Гимназиядә барлык фәннәрне татарча үзләштерәчәк. Моны исәпкә алып, без улыбызны максатчан шушында алып килдек», - диде Данис Шакиров «Татар-информ» хәбәрчеченә.

Данис Шакиров тырышып укыган бала яхшы остазлар булганда туган телдә төпле белем үзләштерә алуына һәм имтиханнарны уңышлы бирә алуына ышанычын белдерде.

«Татарстанның Халык укытучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина 2нче татар гимназиясендә милли мохит, бик саллы белем бирү системасы, төпле нигез булдырды. Бүген шушы эшне зур адымнар белән гимназиянең директоры Рамил Гайнуллин алып бара. Барлык фәннәрдән туган телдә саллы белем бирә ала торган укытучылар коллективы тупланган», - диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100