news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә аеруча актив төбәкләрне атады

Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә аеруча актив төбәкләрне атады
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә Россиянең Идел буе округыннан Татарстаннан кала, Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәсеннән катнашучылар аеруча күп. Себер якларыннан исә, Төмән өлкәсе актив. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XXXX Республика халык иҗаты фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә без төбәкләрдән дә татар дөньясын туплыйбыз. Бөтен төбәкләр дә катнаша», – диде ул.

Аның фикеренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» – 30нчы августта татар җәмәгатьчелеген, барлык халыкларны бер мәйданга туплый торган бердәнбер чара. «Ул халык бәйрәме булуын раслады», – диде Данис Шакиров.

Катнашучылар исемлегенә алдан теркәлүчеләр генә түгел, соңрак килеп кушылучыларны да исәпкә алсаң, барлыгы катнашучылар 1 меңгә якын булачак, дип әйтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе. Теркәлүчеләрдән иң яшь гармунчыга – 7, иң өлкәненә 89 яшь булса да, Данис Шакиров сүзләренчә, бернинди чикләү юк. «Теләгән һәр гармунчы монда катнаша ала», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot