news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе генә түгел, ә берләштерү факторы

Данис Шакиров: «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе генә түгел, ә берләштерү факторы
Фото: © «Татар-информ» Салават Камалетдинов

Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» акциясе узды. Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы, Филология институты студентлары һәм галимнәре язды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татарча диктант»ның бик мөһим роль уйнавын һәм белем тикшерү акциясе генә түгел, татар халкын берләштерү факторы булуын да әйтте.

«Без быел «Татарча диктант» акциясен сигезенче мәртәбә уздырабыз. Бу - Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе, тулы бер хәрәкәт. «Татарча диктант» бик тиз арада халык күңеленә керде. Төрле мәйданнарда, социаль челтәрләрдә, интернет киңлекләрендә халык акциядә бик теләп катнаша», – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Данис Шакиров Татарстаннан читтә 5 меңгә якын мәйданчыкның булдырылуын һәм анда татарча диктант язылуын билгеләде. «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Монда татар факторы бик көчле, чөнки Татарстан турында гына сүз бармый. Бу - чит илләрдә, төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция», – диде ул.

Акциядә катнашучылар өчен Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романыннан өзек тәкъдим ителде. Тектстны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина укыды.

Россия төбәкләреннән катнашучылар Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен» новелласыннан өзекне яза, ә чит илләрдән катнашучыларга Фоат Садриевның «Таң җиле» романыннан өзек бирелә.

«Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нигезендә 300 урын әзерләдек. «Татарча диктантны» Казанда барлык мәктәпләр, мэрия, Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дә яза. Шулай ук безгә быел Казандагы 66 яшүсмерләр клубы кушылды», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Ленария Мөслимова «Татарча диктант» халыкара акциясендә 76 төбәк һәм 34 ил катнашуын әйтте. «Быел Казахстанда мәйданчыклар кубәюе күзәтелә. Андагы күпчелек мәйданчыкларны, әйткәнемчә, үзебезнең татар мәдәнияты йортлары оештыра. Шулай ук актив яшьләребезнең оештыручы булып теркәлеп, үзләренең дусларын җыеп, мәйданчыклар булдыруы сөендерә. Мин үзем, мәсәлән, Дубайда яшәгәндә шулай ук «Татарча диктант» мәйданчыгын булдырган идем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Әлеге акция халкыбызның бердәмлеген, телебезгә, тамырыбызга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу – үз-үзеңә хөрмәт күрсәткече. Шуңа күрә, һәркем, хатта грамоталы яза белмәүче дә, үз көчен сынап карарга тиеш», – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев.

Диктантларны филологлар тикшерә, һәм бер ай узганнан соң нәтиҗәләр http://diktant.tatar сайтына эленәчәк. «Без катнашучыларга икелеләр куймыйбыз, чөнки безнең максатыбыз кешеләрдә татар телен җылырак кабул итүне формалаштыру», – ди Ленария Мөслимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100