Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров: Татар оешмалары бернинди вазгыятькә карамыйча сабантуйларны оештыра
Быел Бөтендөнья татар конгрессы,Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, 388 сабантуй уздыру планлаштыра. Сабантуй 59 төбәктә һәм 37 чит илдә узачак.
«Безнең татар оешмалары илдә барган вазгыятькә карамыйча, бердәм татар милләтен тәшкил итәләр һәм бу чараларны даими оештырып киләләр», – диде ТР Министрлар Кабинетында Татарстан милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан узган брифингта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Ул бернинди сәяси вазгыятькә, бернинди чикләүләргә карамыйча, халкыбызның ул сабантуйларда аерым муниципаль районнарны көтүләрен әйтте.
«Халкыбыз ул сабантуйларда мәдәният министрлыгы белән җибәрелә торган артистларыбызны көтеп калалар», - дип өстәде ул.
Бөтенроссия татар авыллары сабантуе 27 майда Әстерханда узачак. 1 июльдә Кузбастта – Кемеровода XXIII федераль сабантуй уза. 8 июль көнне Түбән Новгородта I Идел буе сабантуе оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз