news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: «Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар ана теле, милләт сагында тора

Данис Шакиров:  «Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар ана теле, милләт сагында тора
Гөлүзә Ибраһимова

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, "Татар кызы" бәйгесе катнашучылары тел, милләт сагында тора.

«Татар кызы» бүгенге көндә тулы бер хәрәкәткә әверелде. Бу матурлык бәйгесе генә түгел. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз ана теле, милләт сагында тора. Кызларыбыз үзләренең мәгърифәтче хатын- кызларның варислары булуларын дәлилләп күрсәтә", - диде ул бәйгенең финалы ачылышында.

"Пирамида" концертлар задында Республикакүләм "Татар кызы-2022" бәйгесенең финалы башланды. Финалда 11 кыз катнаша. Финалның темасы - мәгърифәтчелек. "Татар-информ" журналисты Энҗе Габдуллина да финалистка. 

Киләсе елда халыкара дәрәҗәдә Ташкентта булачак "Татар кызы"нда Татарстанны тәкъдим итүче кыз бүген билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot