news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз

Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессы I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде, диелә хәбәрдә.

«Һәрбер эшнең тирән мәгънәсе бар. Безгә бүгенге көндә бик затлы, зәвыклы рәвештә үзебезнең татар брендларын таныту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу – эзлекле рәвештә, даими алып барыла торган эш. Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз», – диде ул.

Кунаклар өчен авыл мәдәният йорты фойесында чәй күргәзмәсе һәм «Май уны» йоласын күрсәтү оештырылды. Шулай ук «Сәламәт милләт» проекты кысаларында биредә «Татар чәенең тарихы һәм мәдәнияте: милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызу» темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot