news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында: Һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз

Данис Шакиров татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында: Һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

4-6 мартта Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Җыенга 40 төбәктән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Былтыр 500 делегат катнашкан иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, җыенның нигезендә эшмәкәрләр арасында горизонталь элемтәләр булдыру тора. Делегатларны сайлап алуның бер критерие – эшмәкәрләрнең милли тормышта да актив булуы.

«Җыенның кирәклеген һәм актуальлеген аңламаган эшмәкәр монда килеп йөрмәс иде. Узган елда 500 кешене җыйдык, анда шактый мөрәҗәгать килде. Быел һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз. Гаилә дигән вакытта, әлбәттә, бер эшмәкәр генә килми. Ел саен бу санны арттырырга дигән ният бар. Быел Татарстаннан 100 делегат катнаша. Узган елларда төбәкләргә басым ясый идек, быел Татарстаннан катнашучыларның да санын арттырдык. 800 дә татар дөньясы өчен зур сан түгел», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев сүзләренчә, 800лек чик билгеләнмәгән булса, катнашучылар саны берничә тапкырга күбрәк булыр иде. «Катнашучылар форум узгач та хезмәттәшлектә яши», - диде ул. Катнашучыларның яшенә килгәндә, иң яшь кешегә – 19, ә иң олысына 67 яшь. «Аерма бар, ләкин бүгенге көндә урта буын да, яшьләр дә эшмәкәрлеккә тартыла», - ди оештыручылар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Быел җыен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырыла. Катнашучылар өчен 3 көнлек программа әзерләнгән. Анда дискуссион мәйданчыклар эше, плленар утырыш һәм Кукмара районына сәфәр каралган.

Шулай ук, 5 мартта «Корстон» үзәгендә «Татар базары» күргәзмәсе оештырыла. Анда һөнәрче татар гаиләләре катнаша. Күргәзмәдә татар атлары, татар казы, умартачылык, бакчачылык, сәламәт милләт, милли кием, һөнәрчелек юнәлешләре була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100