news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров Сочида Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Данис Шакиров Сочида Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочида. Биредә ул Завокзальный микрорайоны Мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Завокзальный мемориаль комплексы – 1941 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сочилыларга һәйкәл. Ул Сочи шәһәренең Үзәк районында, Завокзальный микрорайонында урнашкан. Биредә һәлак булган солдатларның исемнәре язылган истәлек такталарын күрергә була.

2025 елның 23 февралендә мемориал территориясендә МХО Геройлары аллеясы ачылды. Биредә Россия Федерациясе Герое Алмаз Сафин хөрмәтенә истәлек тактасы бар. Алмаз Миңнегали улы ЛНР да РФ Хәрби-Һава Көчләренең 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясе полкы составында махсус хәрби операциядә катнашкан. Ул, чын батырлык күрсәтеп, сугыш кырында һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100