Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данис Шакиров социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты
«Милли тормыш белән Ислам дине үрелеп барган татар авыллары - һәрвакыт үсештә», - диде Данис Шакиров.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты.
14 февральдә эшмәкәрләр җыены делегатларын иң алга киткән татар авылларын күрсәтү максаты белән Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнарына алып килделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында көн күрүче алдынгы хуҗалыклар һәм биредәге социаль инфраструктура белән танышты.
«Унбер ел элек Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын башлап җибәргәндә, без кунакларны Тукай, Урмай, Шыгырдан авылларына алып килгән идек. Сезгә беренче мәртәбә күрсәткән эшмәкәрләр шушы еллар дәвамында шактый камилләшкән, эш алымнарын үзгәрткән. Без бу юлы сезгә унбер ел элек әтиләре янында йөгереп йөргән егетләрнең үсеп җитеп, аталарының эшен ничек дәвам итүләрен күрсәтәсе килде», - диде Данис Шакиров делегатларга.
Данис Шакиров сүзләренчә, кунакларны Чувашиягә алып килү максаты – эшмәкәрлек тәҗрибәсе уртаклашу гына түгел, ә татарлык мәсьәләсе, татарча яшәү рәвешен күрсәтү дә.
«Милли тормыш белән Ислам дине үрелеп барган татар авыллары - һәрвакыт үсештә. Сез аңа үзегез дә игътибар иткәнсездер. Бик заманча, зәвыклы авыллар. Әлбәттә, моның нигезендә – зур хезмәт һәм тырышлык», - диде Данис Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз