news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров сайлауда тавыш бирде: Халыкның битараф булмавын күрәбез

Данис Шакиров сайлауда тавыш бирде: Халыкның битараф булмавын күрәбез
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сайлауда катнашты. Ул Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы тулай торагында урнашкан 352нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Быелгы сайлауларның «Бердәмлектә көч – Россия Президентын бергә сайлыйк» шигаре астында узуы символик мәгънәгә ия. Илебезнең язмышы хәл ителә торган җаваплы көннәрдә, бердәмлегебезне саклап, юлыбыздан ныклы адымнар белән барырга тиешбез. Бу – Ватанның куәтен ныгытуны, Республикабызның алгарышына ирешүне максат иткән юл», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бөтендөнья татар конгрессының да шигаре «Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә» булуын искәртте. «Бердәмлек татар халкына хас», – диде ул.

Данис Шакиров Россия президентын сайлау штабы әгъзасы булып та тора. Ул бүген иртәдән җәмәгать күзәтү үзәгендә булган.

«Иртәнге 8 сәгатьтән халыкның битараф булмавын күрәбез, гаиләләр белән киләләр. Гражданнарның, җаваплылык тоеп, һәр тавышның роле булуын аңлап килүләре күзәтелә. IT-паркта урнашкан күзәтү штабы без берьюлы 48 сайлау участогын күрәбез, бу – сайлауларның барлык шартларга туры килеп узуын дәлилли торган күренеш. Гариза нигезендә һәр гражданин әлеге күзәтү штабына килә ала», – диде ул.

Ул сайлауларның өч көн дәвамында узуының халык өчен уңайлы булуын ассызыклады. «Безнең тормыш һәм яшәү рәвеше җанлы, өч көн дәвамында тавыш бирү һәр кешегә сайлауда катнашуга мөмкинлек бирә», – диде ул.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100