news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Сабантуйда милли ярышларны балалар мәйданчыгы белән генә бәйләмәсеннәр иде

Данис Шакиров: Сабантуйда милли ярышларны балалар мәйданчыгы белән генә бәйләмәсеннәр иде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Сабантуйда уза торган милли бәйгеләр балалар өчен генә үткәрелергә тиеш түгел һәм аларны дөрес итеп оештырырга кирәк.

«Милли бәйгеләрне балалар мәйданчыгы белән генә бәйләмәсеннәр иде. Ул балалар мәйданчыгы гына түгел. Милли ярыш бөтен гаилә белән үтсен», – диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ул «милли уеннар» дигән төшенчә урынына башка сүзләр кулланырга кирәк дигән фикерен әйтте.

«Сабантуйда «милли уеннар» дибез. «Милли уен» дигән төшенчәдән китәргә кирәк. Ул – милли ярыш, милли бәйге. Һәр милли ярышның тәртибе бар. Милли бәйгеләрне уздыру тәртибе буенча методик әсбап ясалды. Мәсәлән, чүлмәк вату пластмасса чиләк вату дигән сүз түгел. Аны вату өчен таякның да аерым озынлыгы бар. Ул сәнәк сабы булырга тиеш түгел. Алар барысы да язылган. Бу һәр оештыручының вөҗданында да булырга тиеш. Җиңелчә итеп үткәрмик», – диде ул.

Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге («Таткультресурсцентр») директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, методик әсбап Татарстан муниципаль районнарына таратылган.

Алар җирлекләргә хас булган үзенчәлекле бәйгеләрне саклап калу мөһим булуын ассызыклады. Ул бәйгеләр барысы да тупланып баруын әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100