Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Ростов өлкәсенә эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ростов-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәмигъ мәчете төбәктәге мөселман җәмгыятенең төп рухи һәм дини үзәкләренең берсе булып тора. Эш сәфәре дини оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенең актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә дә юнәлдерелгән иде.
Данис Шакиров ассызыклаганча, мәчетләр дини тормышта гына түгел, иҗтимагый тормышта да мөһим роль уйный, милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз