news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калды

Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел.

Данис Шакиров: Татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калды
Данис Шакиров
Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров халык санын алу мәгълүматларына таянып, татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калуын белдерде.

«Мәгълүм булганча, 2022 елның  31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды», - диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669. Рәсми саннар ике җанисәп арасында татарлар 600 мең кешегә кимегәнен күрсәтә. Данис Шакиров сүзләренчә, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел. Саннарның тәңгәл килмәвен ул Covid пандемиясе аркасында татарларның бер өлеше җанисәптә катнашмавы белән аңлата.

«Бөтендөнья татар конгрессы үз составында бөтен дөнья күләмендә сибелеп яшәүче татарларның биш йөзгә якын оешмасын берләштерә. Аларга таянып үзенең устав эшчәнлеге кысаларында конгресс халык санын алу кампаниясенә даими рәвештә әзерлек эшләрен алып барды. Шуңа да без, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел дип әйтә алабыз. Татарларның бер өлеше төрле сәбәпләр аркасында үз милләтен күрсәтмәүче 16,6 миллион кеше арасына кергән», - диде Данис Шакиров.

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, үз милләтен күрсәтмәүчеләрнең күп булуы бу кешеләр турында мәгълүматның дәүләт органнарыннан алынганын аңлата.

«Мин гомер буе җанисәп белән шөгыльләнәм. Камил узган җанисәпләрнең булганы юк. Россиянең иң күренекле демографлары тануынча, быел җитешсезлекләр гадәттәгедән күбрәк булды. Милләтен күрсәтмәгәннәр бик күп. Димәк, бу кешеләргә җанисәп алучылар килеп җитә алмаган һәм алар турында мәгълүмат полиция чыганакларыннан алынган, ә ул чыганакларда милләт күрсәтелми», - диде Дамир Исхаков.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100