news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Ришат Гыйззәтуллин белән Сургут шәһәрендә милли чаралар буенча фикер алышты

Данис Шакиров Ришат Гыйззәтуллин белән Сургут шәһәрендә милли чаралар буенча фикер алышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

1 июльдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Гыйззәтуллин белән очрашты. Ришат Ринад улы 2024 елдан башлап әлеге оешманы җитәкли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Сургут шәһәрендә милли чаралар оештыру буенча фикер алышу булды. Киләчәктә шәһәрдә Сабантуй бәйрәменнән тыш, татар теле курслары, Татар мәдәнияте көннәре кебек чараларга да игътибар бирү, татар яшьләре, татар хатын-кызлары хәрәкәте, татар эшмәкәрләре белән бердәм проектлар булдыру кирәклеге турында сөйләштеләр. Үз чиратында Данис Шакиров регионнарда милли проектлар оештыруда Татар конгрессының һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.

Бүгенге көндә Ханты – Манси автономияле округы - Юграда 80 мең татар яши, шуларның 15 меңе Сургут шәһәрендә гомер итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot