news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 14 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Фронтта легендар ИЛ-2 штурмовигы белән алыша. Ул Сталинградтан алып Пиллауга кадәр юл үтә, 250 очыш ясый. 1943 елда Донбассны азат иткәндә Муса Гәрәев дошманның дистәләрчә самолетын юк итә.

Шулай ук 14-15 гыйнвар көннәрендә сәфәр кысаларында җирле татар оешмалары җәмәгатьчелеге белән очрашу көтелә.

  • Майор Муса Гәрәевка немец илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 23 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шул ук елның 19 апрелендә икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
news_right_1
news_right_2
news_bot