news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Мордовиядә «Татар эшмәкәрләре клубы»ның йомгаклау җыелышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мордовия республикасының «Татар эшмәкәрләре клубы» иҗтимагый оешмасының йомгаклау җыелышында катнашты. Анда эшмәкәрләр, бизнесменнар һәм Мордовиянең танылган татар эшлеклеләре җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышның максаты клубның узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясау, татар эшкуарлыгын һәм җәмәгать эшен үстерү өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясау булды. Очрашу барышында киләсе елга эш юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук чара кунаклары Әзүркә авылындагы тарихи мәчеткә дә кереп дога кылдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot