«Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Татар дөньясы — бик киң. Миңгол Галиев — Татарстанның халык артисты, чын мәгънәсендә җырчы, остаз, профессор һәм галим буларак та бөтен татар дөньясы өчен олуг шәхес.
Миңгол Вагиз улына «абый» дип әйтү иң рәхәте. Аның эш көне мәдрәсәдән башланып китә, шул «җәяүле профессор» күз ачып йомган арада безгә дә килеп җитә. Ул бүген дә егетләрчә бик үткен, җитез һәм ихлас. Анда ихласлык бөркелеп тора. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмалары, фестивальләр оештырганда, аңа жюри әгъзасы, остаханә җитәкчесе, җыр һәм музыка сәнгатенә өйрәтүче буларак еш мөрәҗәгать итә. Беләсез инде, Миңгол Галиевның үз методикасы бар: авызны зур ачмыйча гына, чын мәгънәсендә үзебезгә хас булганча моңны халкыбызга җайлаучы/җәелдерүче шәхес буларак та ул дан казана.
Ул — бик җиңел холыклы кеше. Төнге сәгать унбердә шалтыратып: «Миңгол абый, иртәнге сәгать биштә шунда-шунда барасы бар», — дип әйтсәң дә, иртәнге таңнан ук үзенең букчасын, музыка уен коралларын алып килеп җитә.
Безнең бүген монда килүебез дә — чын ихластан. Меңләгән кешелек аудиторияне үзенә каратып торучы, халыкчанлыгы белән дан казанаган шәхесебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фәния апа, сезгә бик сокландым! Мин хәзер аңладым: бу егетнең шулай актив чабулап йөрүендә сезнең дә өлешегез зур, чөнки аның янәшәсендә Фәния апа кебек кешенең булуы — аерым хөрмәткә лаек.
Мингол Галиевның 85 яшьлеген билгеләп үткәндә, берничә көн аралыгы белән генә Фәния апаның да туган көне җитә. Алар икесе — бер бөтен, үзләре бер дөнья, үзләре бер мохит! Рәхмәт сезгә! Чын күңелдән, ихластан иң җылы сәламнәрне һәм котлауларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән дә юллыйм, – диде ул.
Миңгол Галиевның юбилей кичәсендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.